ВЕТЕРИНАРЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР

2019 елның 13 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Казанда Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – ТРның Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов белән берлектә бүләкләү тантанасы уздырдылар. “Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсе“ ДБУ “Иң төзекләндерелгән дәүләт ветеринария берләшмәсе – 2019“ статусы һәм 200 мең сумлык сертификат алды. Ветеринария лабораториясе мөдире Елена Маркова “Иң яхшы ветеринария лабораториясе хезмәткәре – 2019“, Көек- Ерыкса ветеринария участогы мөдире Сергей Якимов “Иң яхшы участок табибы – 2019“ исеменә лаек булдылар. Сон участогы ветеринария фельдшеры Вәкил Шәмсетдинов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын алды. “Мамадыш РДВБ“ ДБУ башлыгы урынбасары Наил Шәрифуллин, ВСЭ ветеринария табибы Рамил Сөнгатуллин, Красная Горка ветеринария участогы ветеринария табибы Алмаз Насыйбуллин, Тәкәнеш ветеринария участогы ветеринария санитары Зинаида Акчурина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International