Алисә Спиридонова Мамадыш муниципаль районы яшьләре вәкиле буларак яшьләр парламенты составына керде. Үз эшчәнлегенең төп өлкәләре итеп ул мәдәният һәм спортны, социаль мәсьәләләрне, яшь буынга патриотик тәрбия бирүне билгели.
«Тормыш елдан – ел безнең кулларда һәм яшьләр-ул киләчәк түгел, ә бүгенгесе, хәзерге көн, дип аңларга кирәк. Балалар лагерьлары чорыннан ук уңышлы гына эшләп торам , канәгать түгел икәнсең – каршы кил, тәкъдим ит, эшеңне кыю итеп алып бар. Үз өстемә җаваплылык алып, нинди дә булса эш-гамәлләр, идеяләрне тәкъдим итеп кенә, без тормышыбызны без теләгәнчә эшли алабыз дип саныйм», - дип сөйли Алисә.
Аның фикеренчә, яшь гражданнар белән элемтә урнаштыру, аларны актив иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү, алар өчен эшкә урнаштыру буенча проектлар һәм социаль-икътисади тормыш программалары эшләү мөһим.
Алисә лаеклы кандидат. Аның копилкасында шактый күп бүләкләр бар: күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының рәхмәт хатлары, 2015 елда Татарстан Республикасы халыклары Яшьләр ассамблеясенең Рәхмәт хаты, 2016 елда яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты, 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хаты, 2017 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Рәхмәт хаты.
Алисә күп еллар дәвамында иҗтимагый тормыш белән шөгыльләнә. Ул ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, 2014-2018 елларда ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе, «Питрау», «Рождественская звезда», «Керәшен чибәре», «Айбагыр» этнолагере кебек проектларны тормышка ашыруда катнашкан.
Искәртеп узабыз, Яшьләр парламентына кандидатларны 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр узган тавыш бирү юлы белән билгеләделәр. 100 урынга 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге 444 кандидат дәгъва итте.
Дамир Гәрәев Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә клип төшерде.
Татар эстрадасының яшь җырчысы Дамир Гәрәев Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивален уздыру вакытында клип төшерде.
Клип кадрларында төрле керәшен фольклор ансамбльләре: алар арасында Менделеевск районының "Карендәшләр", Питрәч районының Керәшен Сәрдә авылыннан "Сәяр", Әлмәт районының Кәләй авылыннан "Кәләем", Яр Чаллы шәһәреннән ТР халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге "Карендәшләр", шулай ук "ZAKARIA" күп милләтле ансамбле (анда Казан дәүләт консерваториясе студенты, "Керәшен чибәре – 2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова йөри) , һ. б. бар.
Керәшен ансамбльләре клипның чын бизәге булды, чөнки фольклор коллективларында катнашучыларның костюмнарын халкыбызның этнографик байлыгына тапшыра.