Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак.
Фаразлаулар буенча, 13 сентябрьдә республикада җылы һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +20...+25 градус булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193373/