“Йолдызлар яңгыры – 19-20“ бу сезонда ниләр вәгъдә итә.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Фестиваль тиздән старт ала. 24 нче октябрьдә район мәдәният йорты, китапханәләр системасы, Мамадышның туган якны өйрәнү музее һәм район башкарма комитеты, ЗАГС, архив коллективлары беренче концертны күрсәтә. Фестивальнең нигезләмәсе шәһәребез оешма-предприятиеләренә, белем бирү учреждениеләренә җиткерелде. Чараның быелгы үзенчәлеге нәрсәдә? Фестиваль 2019 нчы елның октябрендә башланып, 2020 нче елның апреленә кадәр дәвам итә. Аның эчтәлек өлешенең төп темалары – ТАССРның – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыклары. Максаты – хезмәт коллективларында үзешчән сәнгатьне үстерү, ялны оештыру, талантлы әгъзаларына үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыру; сәнгатьнең төрле жанрларын популярлаштыру; коллективларның һәм аерым башкаручыларның репертуарларын киңәйтү. Быел иҗат коллективының саны һәм яше чикләнми. Әгәр сценарийга кирәге чыкса, балаларның һәм гаилә әгъзаларының катнашуы рөхсәт ителә, әмма төп рольләрдә түгел. Җитәкчеләрнең катнашуы аерым номинациядә бәяләнә. Фестивальдә катнашучыларның барысы да үз төркемнәрендә – гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, сәнәгать предприятиеләре, бюджет өлкәсендәгеләр үзара ярыша. Һәр төркемдә баллар буенча: җиңүчеләр һәм 2 нче, 3 нче урын алучылар, шулай ук номинацияләрдә аерым җиңүчеләр билгеләнә. Чыгыш ясаганда сәхнә культурасы; массалык; тамашалылык; номерның оригинальлеге; спектакльнең сәнгать бөтенлеге; аерым номинацияләр буенча катнашучыларның осталыгы; сәхнә костюмнарының тәкъдим ителгән номерларга туры килүе төп таләпләр һәм бәяләү критерийлары булып тора. Чыгышлар 10 баллы система буенча бәяләнә. Жюри бәяләве экранга трансляцияләнә. Һәр төркемдә җиңүчеләр һәм 2 нче, 3 нче урыннарны алган коллективлар Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәләр. Шулай ук актив коллективларны һәм аерым башкаручыларны бүләкләү күздә тотыла. Жюри махсус номинацияләр булдырырга да хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International