Синоптиклар томан турында кисәтә.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 12 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак.

Фаразлаулар буенча, 12 сентябрьдә республикада җылы һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +20...+25 градус булачак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193373/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International