Мамадышлылар йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясый алачаклар.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек кысаларында мамадышлылар эт һәм песиләрне бушлай прививка ясата алачаклар. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен Мамадышта ветеринария хезмәтенең мобиль пунктлары эшләячәк.

Вакцинация түбәндәге мәйданчыкларда узачак:

18 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә «Көньяк»микрорайонында Җиңү паркы янында.

19 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә Мамадыш совхозының «Олимп» Боз сарае янындагы мәйданда.

20 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә шәһәрнең Заошма өлешендә "Магнит" кибете янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International