Укучылардан – алма бакчасы.

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Шәһәрдәге 4 нче санлы урта мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары белем йорты аллеясында алмагачлар утырттылар. Сортлы исемле үсентеләрне утыртуны чыгарылышлар үзләреннән өлкәнрәкләр торгызган традицияне дәвам итеп башкара. Сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Димьянова сөйләвенчә, кызлар һәм егетләр бу идеяне зур җаваплылык белән хуплаганнар. Яшүсмерләр фикеренчә, әлеге гамәл үзеңнән соң эз калдыру гына түгел, ә экологик хәлне яхшырту өчен дә менә дигән мөмкинлек. Белем бирү учреждениесе укучысы Илсаф Вәлиуллин сүзләренә караганда, аларның сыйныфы мондый төрдәге экологик акцияләрдә даими катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International