Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.
1.Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
5. Балагыз нинди булуына карамастан,аны яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көткәнен онытмагыз.
9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
10.Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган һәм сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны игътибар белән тыңлагыз.
11.Баланың борчылганын күрсәгез, әгәр дә ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, бу вакытта сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала башта тынычлансын, аннан соң үзе үк барысын да сөйләр.
12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, ул бераз ял итеп алсын.
13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса да, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.
14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.