Иртәгә, 13 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм салкын һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, республиканың көнчыгышында, яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә синоптиклар тараткан кисәтүдә.
Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.
«Татар-информ» бу атнада циклон янә Татарстанга салкын китерәчәген хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191441/