Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Мамадышта районыбыз яшьләре белән очрашты. Мин шәхсән үзем анда ике амплуада катнаштым: журналист һәм яшь буынның бер өлеше буларак. Иң беренче шуны билгеләп үтәсе килә – кунак тамашачыларга аңлаешлы телдә мөрәҗәгать итте. Гади сүзләр белән сөйләште, яшьләрне борчыган мәсьәләләрне күтәрде, бүген нинди социаль челтәрләрдә утыру һәм нинди блогерларны тыңлау актуаль, дип сорады. Болар барысы да җитди чарада уңай чагылыш тапты. Аудитория монолог түгел, ә дустанә әңгәмә формасын алганга күрә, сөйләшүләргә актив кушылды. Гадәттәге чикләр юылып, күңел түрендәгесен ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек тууы бик яхшы бит. “Бүген мин генә сөйләмәм дип чын күңелдән ышанам“, – дип башлады сүзен Дамир Илдус улы, җыелганнарны кайнар сәламләп. Аның өметләре акланды. Сез моны бераз соңрак аңларсыз. Ә әлегә беркетмә буенча барабыз. Ачык сөйләшү яңа министрлыкның функцияләрен аңлатудан башланды. –Татарстанда яшьләр сәясәте 25 ел эшләү дәверендә без Россия критерийлары күзлегеннән бәяләүнең абсолют лидерлыгына чыктык, –дип сөйләде кунак. – Без сәламәтлек, спорт, мәдәният кебек тармак билгесе буенча гына түгел, ә яшь буенча булдырылган бердәнбер министрлык: безнең аудиториягә – 14-30 яшь. Министрлык кына барлык яшьләрне дә бәхетле итә алмавы һәркемгә аңлашыла, чөнки республикабыздагы 850 мең кеше турында сүз бара. Әлбәттә андый ресурслар һәм мөмкинлекләр юк. Безнең бурыч – башкаларга караганда яхшырак эшләү, яшьләргә нәрсә кирәклеген аңлау, алар белән элемтәдә, бер дулкында булу. Нинди трендлар, авторитетлар барлыгын беләсезме? Әйтик, күптән түгел Алабугада “коллегаларыгыз“ белән булган очрашуда без аларның блогер Юрий Дудь фикеренә ышануларын ачыкладык. Ул үз каналын интернеттагы “Ютуб“ социаль челтәрендә алып бара, анда танылган шәхесләр иҗтимагый-сәяси темаларга интервью бирә. Кунаклар арасында Владимир Познер, Олег Тиньков, Михаил Ходорковский бар. Мин аның видеоларын үзем дә карыйм. Әлбәттә, ул билгеле бер фикер формалаштыра. Ә безгә ник нәкъ менә аны тыңлауларын, аның мәгълүматны нинди үзгә ысул белән җиткерә алуын аңлау мөһим. Безнең министрлыкның икенче бурычы – башка тармакларга максималь интеграцияләнгән булу. Бу җитди ведомствоара эш. Алга таба очрашу инициативасы аудитория кулына күчте. Залдан бәхәсләргә күчкән сораулар яңгырый башлады. Аларның иң мөһиме – Мамадышта яшьләр үзәген булдыру. Ул нинди булырга тиеш? –Безнең министрлык хәзер бу юнәлештә актив эшли. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә үз Яшьләр үзәге булырга тиеш, – дип ассызыклады Дамир Фәттахов. – Әлегә ул 20 районда гына бар. Сездә дә булачак. Макраме түгәрәге яки хор гына түгел, ә һәркемгә аңлаешлы һәм модалы, заманча үзәк. Барлык учреждениеләрдә дә без кунак бүлмәсе проектлаштырабыз. Анда болай гына да килеп утырырга мөмкин, вай-фай бар. Теләгән очракта, мәсәлән, ниндидер бәйрәм, туган көнне билгеләп үтсен. Мондый биналар яшьләр өчен кызыклы тормыш белән яшәргә тиеш. Мамадышта үзәк төзү өчен мин дә тырышачакмын,– диде ул. Залдан “Кама“ лагереның җәй көне генә түгел, ел әйләнәсендә дә кабул итү, төрле форумнар, күп көнлек тренинглар уздыру мөмкинлеге бармы, дигән сорау яңгырады. Министр: “Лагерьда булган идеяләр акрынлап тормышка ашырыла“, – дип, уңай җавап бирде. Якын арада торак корпуслар һәм мунча модернизацияләнергә тиеш. Бассейн булырга мөмкин. Дамир Фәттахов үзе дә залга сорау белән мөрәҗәгать итте: “Менә сезгә, яшьләргә, районыгызда нәрсә җитми?“ “Файдалы, иң мөһиме, актуаль мәгълүмат алырга мөмкин булган мәйданчыклар җитми“, – дигән җавап яңгырады. “Бу очракта, – дип тәкъдим итте министр, – үзегез күрергә теләгән мәйданчыкны үзегез ясап карагыз. Ә без, үз чиратыбызда, бик теләп ярдәм итәчәкбез.“