Мамадышта яшәүче яшь кыз Россия укучылары Спартакиадасында бронза медаль яулады.

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә Россия укучыларының ирекле көрәш буенча IX җәйге Спартакиадасының III этабы тәмамланды. Көрәш мәктәбе укучысы Диана Антропова (тренеры Алипов Е.В.) бронза медаль яулады. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International