Синоптиклар шимбә көнне Татарстанда җил һәм яшенле яңгыр хакында кисәтте.

2019 елның 9 августы, җомга

Иртәгә, 10 августта, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бүген республикада томан төшәчәге һәм яшенле яңгыр явачагы хәбәр ителгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/191284/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International