ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләргә каршы көрәш катгыйлана. 5-31 августта ТР территориясендә "Мобильник" оператив - профилактик чарасы үткәрелә. Чараның максаты – телефоннан сөйләшеп машина йөртүче шоферларны кисәтү. Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл хәвефсезлеге кискенләшә. Операция 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлар уза. Транспорт чарасында хәрәкәт итүче машина йөртүчегә кулдан башка сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган кәрәзле телефоннардан файдалану тыела. Әлеге таләпне бозган өчен машина йөртүчегә 1500 сум күләмендә штраф салына.