КОРБАН ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

“Бәрәкәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын! Корбан - Аллаһка якын булу, дигән сүз. Бу изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын. Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен! Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! “ – ди үзенең котлавында районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт МИННЕГАЛИЕВ. 2019нчы елның 11нче августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11нче августка туры килә. Районыбыз мәчетләрендә бу көнне бәйрәм чаралары иртәнге 05.30 сәгатьтә башлана. Гает намазы – 06.00 сәгатьтә. Кайбер мәхәлләләр чаралар башлану вакытын, кояш чыгуга карап, үзләре дә билгели ала. Шәһәребезнең үзәк мәчетендәге бәйрәм вәгазе 103,9 FM ешлыгындагы җирле “Нократ дулкыннары“ радиосы аша турыдан-туры эфирда тапшырылачак. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сумны тәшкил итә. Димәк, 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу өстендә бурыч булып тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International