“Безнең ишегалды“ милли проекты кысаларында, Төзүчеләр урамындагы 1нче санлы йортта яшәүчеләр белән очрашу булды. “Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыккан иде. Партия вәкилләре республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бүген Татарстанда 10 000 гә якын гомуми файдаланудагы ишегалды исәпләнә. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе ремонт һәм яңартуны таләп итә. Хәзер “бердәмроссиялеләр“ яңа платформаны әзерләү һәм эшләтеп җибәрү буенча эш алып бара. Эш якындагы биш елга исәпләнгән. Халык үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен үзләре хәл итәргә тиеш. Халык белән беренче очрашуга район башлыгы Анатолий Иванов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов һәм “Бердәм Россия“ фракциясе депутатлары килде. Алар яңа программа булдыру, аның мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сөйләделәр. Җирле халыкның теләкләрен тыңладылар. –Без бу программага зур өметләр баглыйбыз. Нәрсәләрнедер яңартырга, төзәтергә мөмкинлек бар. Безнең ишегалды бик искергән. Балалар мәйданчыгы совет чорыныкы. Шуңа күрә без барыбыз да фикер алышуга һәм планлаштыруга бик теләп керешергә әзер. Корылмалар барысы да озак елларга кала бит. Болардан без, балалар, оныклар да файдаланачак, – дип, халыкның уртак фикерен белдерә “Көнбатыш“ территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Альманова. Һәркемнең фикер-теләкләрен белгечләр алга таба өйрәнәчәк һәм ишегалларын проектлаучыларга тапшырачак. Әлбәттә, тиз арада шулкадәр күп территорияләрне төзекләндерү кыен, әмма вакыт бар. Программа 2024 елга кадәр эшләячәк.