Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Иртәгә, 7 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм яңгырлы салкын һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә синоптиклар тарафыннан таратылган кисәтүдә.

Төнлә термометр баганалары +6 градус тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191077/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International