Мобиль пункт наказлар җыя.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Мобиль кабул итү бүлмәләрен ерактан ук танырга мөмкин: “Бердәм Россия” символикасы төшерелгән ак төстәге микроавтобуслар. Аларның саны республикада алты. Һәркайсы Татарстанның берничә районында эшләячәк: бу җөмһүриятебезнең бөтен территориясен мөмкин кадәр нәтиҗәле колачларга мөмкинлек бирә. Мамадыш төбәге һәм тагын 9 район Арча зонасына карый. “Әлеге проектның максаты – социаль-икътисадый проблемаларын алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары Татарстанның ярты меңнән артык торак пунктын әйләнеп чыгачак”, – диде “Бердәм Россия” партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пункты белгече Лилия Павлова. Мондый мобиль кабул итү пунктлары 2016 елда эшли башлады. Ул чагында әлеге тәҗрибәне РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында кулландылар. Халыктан килгән бөтен мөрәҗәгатьләр кәгазь формада кабул ителә. Аннан электрон базага кертелә. Алар эшкәртелгәннән соң мөрәҗәгать итүчеләр белән депутатлыкка кандидатлар элемтәгә керә, проблемаларны хәл итү юллары эзләнә. Олыяз авылында яшәүчеләр урам юлларына асфальт түшәү һәм җәяүлеләр өчен тротуар, лицей коллективына белем бирү барышында кирәкле заманча җиһазлар алу, ә Көмешкүл халкы клуб түбәсен ремонтлау, торак пунктта универсаль спорт мәйданчыгы төзү кебек мәсьәләләрне күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International