Албай авыл җирлеге үзидарәсендә өй туе

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Әлеге бина 1997нче елда төзелеп кулланышка тапшырылган иде. Шул вакыттан бирле анда ремонт үткәрелмәгән. Дөрес, 2014нче елда җирле бюджет чаралары хисабына объектның түбәсен алыштыралар. Ә быел төбәктәге муниципалитет йорты республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 900 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен ике ай эчендә башкардылар. –Бу эшләрне “Мамадыштөзү” җәмгыяте хезмәткәрләре башкарды. Бина бик тузган иде. Бураның аскы ниргәләре черегән булган, аларны алып, нигезен яңарттылар, идән җәелде, стена белән түшәм тышланды, ишек-тәрәзәләрне алыштырдылар, керү юлы элек бакча ягына карый иде, хәзер аны урам якка чыга торган итеп эшләделәр. Без төзекләндерү сыйфатыннан бик канәгать, – диде Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков. Бинаны капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшыру тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Чыгышы вакытында республикада һәм төбәгебездә авылларны үстерү максатыннан тормышка ашырылучы программалар, кабул ителгән дәүләт ярдәмнәре хакында сөйләде җитәкче. Үзидарәдә хезмәт куючыларны өй туе белән тәбрикләп, әлеге бинада халык өчен кирәкле карарлар кабул итүләрен теләде Анатолий Иванов. Җирлекнең административ бинасы барлыгы 440 кеше гомер кичерүче 4 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Төбәк халкы әйтүенчә, капиталь ремонттан соң муниципалитет бинасы танымаслык булып үзгәргән. Аның территориясен дә бу җәйдә яңа койма белән әйләндереп алганнар. Бу эш җирле бюджет акчалары хисабына тормышка ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International