Пенсияләр артты.

2019 елның 4 августы, якшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1нче августтан 2018нче елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла. Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019нче ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, районыбызда 2 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1нче августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле. 291 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 7 ашыгыч түләүләр, 10 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018нче ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк. Сораулар туса, Пенсия фондының кайнар линиясе: 8-800-600-44-44

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International