Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк мамадышлыларны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерәчәкләр.

2019 елның 4 августы, якшәмбе

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк мамадышлылар хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерәчәкләр.

Август аенда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында республикага бирелгән федераль бюджет акчасына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  LADA Largus  яңа җиңел автомобиль алачак. Машина 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны районның ерак торак пунктларыннан медицина оешмаларына китерү өчен, шул исәптән аерым социаль әһәмиятле булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен скрининглар уздыру, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен медицина оешмаларының һәркем өчен мөмкин булуын арттыру өчен кулланылачак. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскадагы инвалид кеше өчен бер урын бар. Шулай ук машина хәрәкәте чикләнгән гражданнар өчен күтәргеч белән дә җиһазландырылачак.

2019 елның 1 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елга авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасы медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында»  19.01.2019 ел, 25 санлы карары нигезендә Мамадыш муниципаль районында Көмешкүл авыл җирлегеннән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен «сынау» чарасы узды. Алар барысы да әлеге участокның фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан алдан ук кисәтелде һәм мондый шартларда диспансерлаштыруны узарга ризалаштылар. Район үзәк хастаханәсендә аларны озата бару өчен җаваплы шәфкать туташы каршы алды. Барлык өлкән яшьтәге гражданнар да әлеге чара нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Әлеге проект тиздән тормышка ашырыла башлаячак. 2 сентябрьдә үк авылларда яшәүчеләрне поликлиникага һәм амбулаториягә илтү өчен машинаны куллана башлаячаклар. Дәвалау оешмасына 5 кешене алып барырга мөмкин. Моның өчен махсус җиһазландырылган автомобиль, расланган план-график нигезендә, алдан килешенгән урыннарның берсенә киләчәк. Мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган кешеләрне өйдән килеп алачаклар. Диспансерлаштыру узучы һәр төркем бер шәфкать туташына беркетеләчәк.

Ярдәм бушлай күрсәтеләчәк. Сезне амбулаториягә кадәр китерәчәкләр, табибларны узарга ярдәм итәчәкләр һәм кире өегезгә алып кайтып куячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International