"Питрау" керәшен мәдәнияте республика бәйрәмендә дәүләт  бүләкләре тапшырылды.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

"Питрау" керәшен мәдәнияте республика бәйрәмендә дәүләт  бүләкләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде:

Баһаветдинова Тамара Алексеевна - Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы «Керәшен этнографик, мәдәни – агарту җәмгыяте " җирле иҗтимагый оешмасы рәисе.

МИХАЙЛОВ Илья Васильевич -Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Андреева ​Мария Ильиничнага-Мамадыш районы Комазан башы авылы мәдәният йорты директоры.

Мәдәният һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре " дигән мактаулы исем бирелде:

Мортазина Гөлнара Габделхәй кызына -Казан педагогика көллияте педагог-оештыручысы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Ермолаева Клавдия Дмитриевнага -Мамадыш үзәк район хастаханәсенең палаталы акушерлык бүлекчәсе шәфкать туташы.

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде:

Карпова Марина Ивановнага - Казан дәүләт филармониясе артист-вокалисты (солисты).

Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде:

Максимов Илья Николаевичка -Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы.

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен " Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Хәмидуллин Рафаэль Нәҗип улына -Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Көрәш буенча республика спорт мәктәбе тренеры.

Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Губина Юлия Юрьевна - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Туганайлар” газетасы редакциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

ЕФИМОВ Алексей Тихонович - Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Романов Александр Алексеевич - Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе.

СЕМЕНОВА Мария Михайловна - Казан шәһәре керәшеннәрнең җирле иҗтимагый оешмасы рәисе.

Татарстан халыклары Ассамблеясе сертификаты Мамадыш районы мәдәният йортының «Урагай» фольклор ансамбленә тапшырылды (ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Николай Михайлов).

Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде:

Үтәгәнов Петр Петрович - Зәй муниципаль районы Сарсаз-Баграж мәктәбенең  “Сандугач” балалар фольклор коллективы җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

 ДУВАЛОВА Юлия Игоревна - Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты;

Сәләхиев Артур Габделфәт улы - Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты.

Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

МАМАКОВА Валентина Петровна -Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе.

МОРОЗОВА София Петровна -Тукай районы Князево авыл җирлегенең «Айбагыр» ансамбле солисткасы.

Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклап калуга, рухи һәм мәдәниятен яңартуга керткән өлеше өчен һәм XX Республика «Питрау» бәйрәмен үткәрүгә бәйле рәвештә «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр:

АБРАМОВ Григорий Сергеевич - Мамадыш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр йортының милли көрәш буенча тренер-укытучысы, бәйрәмнең спорт программасында даими катнашучы

АРХИПОВ Александр Максимович - хезмәт ветераны, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, мәдәни программада даими катнашучы.

ВЛАДИМИРОВ Николай Михайлович - Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе, күп еллар дәвамында бәйрәмне оештыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International