20 июльдә Мамадыш районында керәшен мәдәниятенең «Питрау» бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Традицион рәвештә фестиваль Җөри авылында узачак. Бәйрәм чаралары уздырыла торган урынга кадәр махсус автобуслар йөриячәк. Тырлау аланына кунаклар җәмәгать транспортында барып җитә алачаклар. Мамадыш-Җөри маршруты буенча автобуслар хәрәкәте 15.00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тәмамланганчы (иртәнге 4-5 сәгатькә якын) башкарылачак. Бу максатларга Мамадыш шәһәренең автотранспорт предприятиесе 6 автобус бирәчәк. Шәһәр тукталышларына маршрут транспорт чаралары һәр 15-20 минут саен килеп торачак. Юл бәясе 70 сум булачак.