«Питрау» фестивалендә район территориясендә төшерелә торган «Сөмбел» фильмы өчен дә эпизодлар төшереләчәк.

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Фильм татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсын – мин булмам» әсәре буенча төшереләчәк. 19 июльдә Мамадыш районының Шәдче авылында «Сөмбел» тулы метражлы кинолентлары төшерелә башлаячак, дип хәбәр итә «Татаркино»матбугат хезмәте. Булачак кинолента Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты булып тора. Фильм татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсын – мин булмам» әсәре буенча төшереләчәк. Үзбәкстан белән Татарстан кинематографы тарихында бу беренче тапкыр. Фильмның режиссеры - «Ныклык» («Стойкость») (2018 елда мөселман кинофестиваленең конкурстан тыш программасында катнашучы) фильмы буенча танылган Рәшит Маликов. «Мулла» фильмы ярдәмендә танылган режиссер Рамил Фазлыев Татарстан ягын тәкъдим итәчәк. Фильм сценарие өстендә актер, режиссер, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев эшләде. Үзбәкстанда кино төшерү өчен сәхнәләрне Рәшит Маликов тулыландырды. Төп герой ролен үзбәк театры актрисасы Динара Асанова башкарачак. Татарстан актерлары ике төп ир-ат ролен уйнаячак. Фильмда барлыгы 27 актер катнаша. Мамадыш районында төшерү эшләре июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Сюжет буенча төшерү процессы Җөри авылында «Питрау» фестивален дә колачлаячак. Аннары тасманы төшерү Үзбәкстанда, Бохара шәһәрендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International