Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәге елдагыча яңа һөнәргәукыту оештырды. Яңа һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр барысы 16 кеше, алар “тырнак бизәү” осталыгына өйрәнәчәкләр. Укырга теләк белдерүчеләр үзләренең эшсез утырмаслыкларына, тормыш итү өчен кирәкле акчаны эшли алачакларны ышаныч белән белән килделәр.
Уку дәвере 1 айны тәшкил итә, ул бушлай, укучыларга стипендия түләнәчәк, уку тәмамлангач кулларына укыгынлыкка тиешле ышаныч кәгазе дә биреләчәк.
Яңа һөнәргә укыту, булган белем югарылыгын күтәрү- эш белән тәэмин итү үзәкләренең төп эш юнәлешләренең берсе.