Россия эстрадасының ике йолдызы Мамадышка юбилей Питрау бәйрәменә чакырылган.

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Россия эстрадасының ике йолдызы Мамадышка юбилей Питрау бәйрәменә чакырылган. Бу хакта бүген муниципалитет бинасында билгеле булды. Оештыручылар күп санлы җирле һәм Татарстан эстрада йолдызларыннан тыш, быел бәйрәм кунаклары алдында Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак, дип сөйләде. Шуларның беренчесе-Совет һәм Россия җырчысы Виктор Салтыков. Ул «Мануфактура», «Форум» һәм «Электроклуб» төркемнәрендә катнашучы (солисты) буларак та танылган. Бәйрәмнең икенче популяр кунагы-композитор, шагыйрь, рок-җырчы, телетапшырулар алып баручы Александр Иванов. Исегезгә төшерәбез, Питрау керәшен мәдәнияте XX Республика фестивале быел 20 июльдә узачак. Бәйрәмне оештыручылар билгеләп үткәнчә, бай программа әзерләнәчәк, чара кунакларын күп сюрпризлар көтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Питрауда ел саен уннарча мең кеше була. Узган ел кунаклар саны 60 меңнән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International