Мамадыш районы Әтиләр советы вәкилләре «Яшь гвардия» палаткалы лагеренда булдылар. Очрашу кысаларында иҗтимагый оешма әгъзалары хәрби-патриотик программа белән чыгыш ясадылар. Палаткалы лагерьда ял итүче балалар өчен төрле спорт уеннары, җәйге балык тоту, ату ярышлары, хәтта һава-десант әзерләү буенча имтихан оештырылды. Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, палаткалы лагерьда мондый очрашулар һәр җәй саен уза. Быел армия тормышыннан үзләренең тәҗрибәләре һәм тарихлары белән Айрат Шакиров, Фәнил Гыйззәтуллин, Рафаэль Ахтареев, Илгиз Сибгаев һәм Алексей Вахрушев уртаклаштылар.