Мамадышлылар инвалидлар арасында спорт туризмы буенча “Йүрүзән 2019” (“Юрюзань-2019”) VIII Бөтенроссия фестивалендә катнашты.

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

2019 елның 10-15 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Салават районында, Малояз бистәсе янында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында“Йүрүзән 2019” ( “Юрюзань – 2019”) туриадасы спорт туризмы буенча VIII Бөтенроссия фестивале узды.

Башкортстанда традицион спорт фестивале инвалидлыгы булган кешеләрне актив сәламәтләндерү һәм социаль реабилитацияләү, Россиядә инвалидлыгы булган кешеләр спорт туризмын популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук катнашучыларны спорт әзерлеге дәрәҗәсен камилләштерү өчен үткәрелә. Бу фестивальне оештыручылар-Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте  ( ВОИ), Россия инвалидлар спорт берлеге (РССИ), Россия Спорт туризмы федерациясе һәм Башкортостан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.

Фестивальдә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге, Башкортстаннан, Татарстаннан, Кырымнан, Пермь краеннан, шулай ук Оренбург, Чиләбе, Төмән һәм Мәскәү өлкәләреннән торган 10нан артык  команда катнашты. Быел спортчыларның гомуми саны 100 дән артык иде. Фестиваль кысаларында су, тау һәм хәрәкәт итү чараларында дистанцияләрдә спорт туризмы буенча ярышлар үткәрелде.

Татарстан Республикасын Бөтенроссия фестивалендә район инвалидлар җәмгыяте спортчылары Миләүшә Хәсәнова һәм Рамил Хафизов уңышлы чыгыш ясады. Татарстан җыелма командасы гомуми зачетта 6 нчы урынны алды. Катнашучыларны ярышларга тренер Вәсимә Имамова әзерләде һәм сәфәрдә озата барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International