Аларның үзләренең һөнәри бәйрәмнәре булуга карамастан, аны шул көнендә юньләп, бергә җыелышып үткәрә алганнары юк. Шуңа күрә аларга ял итү мөмкинлеге җәйгә генә эләгә дә инде. Быел алар үзләренең кечкенә генә Сабантуйларын чәршәмбе көнне уздырдылар. Мәдәният хезмәткәрләрен районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, республикабызның «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова тәбрикләделәр. Рәсми өлештә бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы җырлар, төрле халык уеннары белән аралаштырып алып барылды. Аларда мәдәният учагында эшләүчеләрнең балалары да рәхәтләнеп катнаштылар.