Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим НИКИТИН җавап бирә.
–Вадим Ильич, газета укучыларны һәрвакытта да ел саен уздырылып килә торган традицион чараларда нинди үзгәрешләр булуы кызыксындырмыйча калмый. Ни өчен Питрау үз атнасында, шимбә көнне – 13нче июльдә уздырылмый? –Соңгы елларда башка районнарда яшәүче карендәшләребез дә бу бәйрәмне үз көнендә зурлап уздыра башладылар. Шуңа күрә быел керәшеннәр аны үз җирлекләрендә иркенләп, 12нче июльдә оештырсыннар өчен, Җөридәге бәйрәмне үткәрү вакыты 20нче июльгә күчерелде. –Керәшен ишегалдында бүген эшләр кайный: яңа агач объектлар күзгә чалына. –Быел керәшен ишегалдының территориясе зурайтылачак. Анда тагын биш яңа объект төзелеп килә. Территориягә керү капкасы, коймалар да яңартылачак. Алты йортка Кукмара, Зәй, Питрәч, Алексеевск, Удмуртиядән килгән һәм Мамадыш районы керәшеннәре “хуҗа булачак”. Агачтан корылган бер объект Тәпи чишмәсе янына урнаштырылачак. Ишегалды белән янәшәдә “Димче” почмагы, “Җир-ана байлыклары”, балалар мәйданчыклары эшләячәк. –Яшьләр, шул ук чишмә тирәләре, балалар аттракционнары кичен караңгылыкка күмелә иде. Быел ул урыннарда якты булачакмы? –Бу юнәлештә дә эш бара инде. Сез әйткән урыннарга электр линияләре сузу өчен баганалар утыртыла. –Ат чабышлары уздыру Пит рауга үзгә бер матурлык өсти. –Быел призлар фонды күләме башка еллардагыдан артыграк булачак. Чабышларда чиста канлы токымлы, ярымтокымлы һәм эш атлары арасында старт сызыгына биш дистәдән артык чабышкы катнашыр, дип көтелә. –Бәйрәмнең композициясендә дә үзгәрешләр күрербез, шәт? Аннары концерт программалары да бай эчтәлекле булыр, Питрауга күп кенә эстрада җырчылары да килер, дип ышанабыз. –Композицияне “Ак Барс” арт” “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле белән берлектә әзерли. Анда республикабыз районнарыннан, Чиләбе өлкәсеннән, Удмуртия һәм Башкортостан Республикаларыннан чакырылган керәшен фольклор ансамбльләре дә җәлеп ителәчәк. Төбәкләрдән килгән коллективларга зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек тудырылачак. Аннары керәшен җырларын башкаручы артистлар, ТР эстрада йолдызлары да бәйрәмнең йөзек кашы булырлар. Яшьләр өчен дискотека мәйданчыгы эшлиячәк. Мәскәүдән танылган эстрада йолдызлары Виктор Салтыков (“Электроклуб” төркеменең элеккеге солисты) белән “Рондо” ансамбле солисты Александр Иванов та Питрауга чакырулы. –Быел “Керәшен чибәре” бәйгесе уздырылмаячак икән? –Аны егерме ел эчендә бу исемгә лаек булган 16 чибәр арасындагы фестиваль алыштырачак. Программасы бик кызыклы. Бәйрәмгә килүчеләр аларның чыгышларын зур кызыксыну белән карарлар, дип ышанасы килә. –Питрау ел саен республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә күп кенә көчле көрәшчеләрне җыя. –Быел да аз булмаслар. Аларны бүләкләү өчен призлар фонды да арттырылды. Балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар, ирегетләр арасында көрәшнең кискен барачагына шик юк. Аннары үзәк мәйданда уздырыла торган халык һәм спорт уеннарына да берничә төр яңа бәйгеләр кертергә планлаштырыла.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әңгәмәдәш – Николай ЗЮРИН.