Күптән түгел генә без Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә кабул ителгән милли проектларның республикабызда ничек эшләүләре турында язган идек. Бүген шулардан “Демография” проектына тукталып китәбез. Аны агымдагы елда гамәлгә ашыру өчен Татарстанда 6936 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар төрлечә тотылачаклар: өлкән яшьтәгеләргә ярдәмнән алып спорт корылмалары төзүгә кадәр. Түбәндә сүз “Балалар туган гаиләләргә финанс ярдәме” демографик проекты турында барачак. Быел әлеге максатлар өчен 1310 миллион сум акча каралган. Бу акчалар ничек тотылачак? Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегендә сөйләделәр. Беренче механизм. 2018нче елның 1нче гыйнварыннан балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турындагы закон көченә керде. Аның нигезендә беренче яисә икенче бала туган өчен ай саен билгеләнгән сумма түләнә. Бу декрет яллары өчен түләүләр яисә бала караган өчен пособие түгел, ә гаиләгә өстәмә матди ярдәм. Халыкта яңа пособиене “Путин түләүләре” дип йөртәләр. Алар башка ташламаларны алыштырмыйлар, капламыйлар һәм бетермиләр. Түләүләр бер тапкыр гына түгел, ә ай саен башкарыла. Ярдәмнең срогы – 18 ай. Аның суммасының күләме 8869 сум тәшкил итә. Шунысын да ассызыклап узарга кирәк, “Путин түләүләренә” барлык гаиләләр дә дәгъва итә алмыйлар. Закон үз эченә махсус таләпләрне дә ала: бала дөньяга 2018нче елның 1нче гыйнварыннан соң туарга тиеш, гаиләдәге һәр әгъзаның уртача кереме яши торган урындагы яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артырга тиеш түгел. Мисалга, бүгенге көндә яшәү минимумы Татарстанда бер кешегә 14034 сум тәшкил итә. Беренче бала өчен акчаны – федераль бюджеттан, ә икенчесе өчен Ана капиталыннан түлиләр. Закон соңгысын “Путин түләүләре” өчен генә файдалануны күз уңында тотмый. Алардан баш тартып, акчаларны торакка яисә башка максатларга тотарга мөмкин. Икенче механизм. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, узган елның 1нче гыйнварыннан авыл җирләрендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр акчалата түләү кертелде: 25 яшькә кадәр беренче баласын тапканнарга – 50 мең, 29 яшькә кадәрге аналарга өченче балаларын тапсалар 100000 сум күләмендә. Монда хатын-кызның мөрәҗәгать иткәнче республика территориясендәге авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәве шарт булып тора. Өченче механизм. “Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында”гы Федераль закон нигезендә эшләмәүче затларга айлык пособие аларның яшәү урыннарындагы социаль яклау бүлекләре тарафыннан бала туган көннән алып аңа 1,5 яшь тулганчыга чаклы түләнә. Беренче балага пособие күләме 3277,45 сум тәшкил итсә, икенчесенә – 6554,89 сум. Дүртенче механизм. Беренче бала туганда бер мәртәбә бирелә торган акча социаль яклау органы тарафыннан шул очракта билгеләнә һәм түләнә, әгәр ата-ананың икесе дә эшләми (хезмәт итмиләр), яисә алар белем бирү учреждениеләрендә читтән торып укыйлар икән, түләү суммасы 17479,73 сум тәшкил итә. Шунысын истән чыгармаска кирәк: югарыда телгә алынган пособиеләр гариза язган очракта гына социаль яклау органнары аша түләнә. Бала туарга алты ай кала гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген истән чыгармагыз. Алдагы механизм Пенсия фондында. Монда сүз Ана капиталы турында бара. Аны икенче бала туганнан соң өч ел узгач теләсә кайсы вакытта файдаланырга була: торак кредиты яисә займы буенча беренчел взнос түләүгә; кредит (займ) буенча төп бурычын һәм процентларны каплар га; торак сатып алырга яисә төзергә; социаль җайлашу өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу өчен, инвалид баланы җәмгыятькә яраклаштыру максатында тотарга була. Һәр проектның, шул исәптән “Демография”некенең дә, тормышка ашырылышын “Бердәм Россия” партиясе контрольдә тота. ТР Дәүләт Советында республикада күзәтчелек итү өчен эшче төркем оештырылган. Мамадыш муниципаль районында моның белән район Советының җаваплы башкаручылары һәм депутатлары шөгыльләнә. Күзәтчелек итүче төркемнең төп бурычларыннан берсе булып башкарылган эшләрнең мониторингын булдыру тора. Төбәктә яшәүче һәркем шулай ук милли проектларның тормышка ничек ашырылуын күзәтә ала. Киңәшләрегезне, тәкъдимнәрегезне һәм фотоларыгызны photomat@yandeks. ru. почтасы аша “Фотоконтроль. Нацпроекты 2019” акциясен оештыручыларга җибәрә аласыз. Аннары мәгълүматлар һәм фотографияләр VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәкләр. Анда барысы да ачыктан-ачык күренә.
Кристина ШТЕЙНГАУЭР.