Мамадышта Төркиянең Казандагы консулы Әхмәт Садык Доган булды. Визитның максаты-Мамадыш белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу. Җирле хәбәрчеләр белән бары тәрҗемәче ярдәмендә генә аралашкан чит ил кунагы июнь аенда Сабантуй вакытында безнең шәһәрдә беренче тапкыр булуын әйтте. Мамадыш аңа тирән тәэсир ясады. Бүген исә ул Мамадышта эшлекле ниятләр белән йөри.
Башкала кунагы ит комбинатында, сыр заводында, шулай ук сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнашкан автокомпонентлар җитештерү буенча «Экспедишн» заводында булды.
Без хезмәттәшлек өчен потенциаль проектларны карыйбыз. Сезнең район үсешенә үз өлешебезне кертергә телибез. Җирле халыкның эшкә сәләтлелеген билгеләп үтәсе килә. Квалификацияле кадрлар белән проблемалар булмаячак, дип уйлыйм, - диде консул.