9 -10 июльдә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз явар дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика территориясендә һәм Казанда иртән һәм көндез көньяктан 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.
Татарстан территориясендә һава торышына циклоннар йогынты ясаячак.