Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә.

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

9 июльдә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз явар дип көтелә.  Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә һәм Казанда иртән һәм көндез көньяктан 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.

Татарстан территориясендә һава торышына циклоннар йогынты ясаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189470/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International