Агымдагы елның 12нче июлендә 19 сәгатьтә “Яшьлек“ скверында ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫК көненә багышланган искиткеч чара башлана. ПРОГРАММАДА: бәйрәмнең кульминациясе – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ дәүләт медален тантаналы тапшыру, бергә тормыш итүләренең көмеш юбилейларын билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләү, быел игезәк балалары туган гаиләләрне тәбрикләү, сабыйлар өчен квест-уен, мизгел эчендә рәсемеңне ясап бирүче фотозона эше, бәйрәмнең төп геройлары – Петр һәм Феврония белән бергәләп сурәткә төшү һәм тагын бик күп башка кызыклы тамашалар, тәэсирле вакыйгалар... 18.00 сәгатьтә спорт мәйданчыгында “Күңелдә – мәхәббәт, тәндә – спорт“ дип исемләнгән уеннар көтә. Мамадыш районының ГХАТ бүлеге барыбызны да әлеге бәйрәмдә бердәм гаилә булып катнашырга, бергәләп күңел ачарга чакыра.