Мамадышта 8 июль Аерылышуларсыз көн дип игълан ителде.

2019 елның 5 июле, җомга

Мамадыш шәһәре ЗАГС идарәсе тарафыннан 8 июль көне "Аерылышуларсыз көн" дип игълан ителде. Бу көнне ЗАГС идарәсендә аерылышу турында гариза бирергә теләгән гаилә парларына дуслашырга тәкъдим итәчәкләр. Акциянең төп максаты-гаилә мөнәсәбәтләренең тотрыклылыгын саклау, җәмгыять тормышында гаилә статусын күтәрү, аерылышулар санын киметү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциянең датасы очраклы сайланмаган. 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International