Эшмәкәрләр игътибарына: Мамадыш районында “Питрау”га сәүдә нокталары бүленәчәк.

2019 елның 5 июле, җомга

10 июльдә 14.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте республика фестиваленә сәүдә нокталары бүленәчәк.

Сәүдәне оештыру мәсьәләләре буенча Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Мамадыш шәһәре, М. Җәлил урамы, 23/33 йорт, каб.№ 203 яки 8(85563) 3-28-82 телефоны буенча.

Исегезгә төшерәбез, "Питрау" керәшен мәдәнияте фестивале безнең районда 2019 елның 20 июлендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International