Президент грантлары фонды конкурска гаризалар кабул итүне дәвам итә.

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елда икенче Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектларны 31 июльгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Грантны фәкать социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм яклау; сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; гаиләгә, аналарга, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү; яшьләр проектларына, фән, мәгариф, агарту, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларга ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау; әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны саклау; милләтара һәм динара килешүне ныгыту; җәмәгать дипломатиясен үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү, шулай ук гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү юнәлешләрендә проектларны җәелдерүче коммерциясез оешмалар гына алырга мөмкин.

Президент грантлары фонды конкурста катнашучыларга "Социаль проектлау: идеясеннән башлап президент грантына кадәр" онлайн-курсын узарга тәкъдим итә, ул гариза бирүчеләргә проектны конкурска әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Конкурсантлар шулай ук Татарстанда гамәлдә булган ресурс үзәкләре белгечләреннән гаризалар рәсмиләштерү буенча консультация дә алырга мөмкин:

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә: (843) 222-90-60 телефоны (өст. 211, 212) яки әлеге электрон почта аша: ciss.rt@mail.ru, adg1981@mail.ru;

- "Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм өстәмә белем бирү буенча ресурс үзәге" автоном коммерциясез оешмасында: +7 (987)225-80-69 телефоны яки info@rcc16.ru, mail@rcc16.ru электрон почтасы аша;

- "Вертикаль" социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге" автоном коммерциясез оешмасында: 8 (917) 221-70-70, 8 (996) 335-18-10 телефоннары яки rcv16@.mail.ru, 2217070@mail.ru электрон почталары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International