Онытылмаслык экокөн! Мамадыш районында чисталык дәресе узды.

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Яшь гвардия” балалар савыктыру лагеренда укучыларны, табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан чыгып, экологик әңгәмә уздырды. Экоактивистлар балаларга махсус сакланылышлы табигать территорияләре, гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннарның сирәк төрләре турында сөйләде. Әңгәмәдә катнашучылар табигатьне саклау тематикасына плакатлар белән танышты һәм табигатьне саклау максатындагы идеяләрен тәкъдим итте.

Балаларга шулай ук савытка эләккәннән соң чүпнең кая юкка чыгуы һәм чүплекләр артуны ничек үз кулың белән туктатып булу турында мавыктыргыч итеп аңлатылды. Дәрес азагында экологлар укучыларга файдалы белешмәлекләр таратты. Әлеге белешмәлеклр буенча алар олыларны да экологик тормыш рәвешенә өйрәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International