Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Конкурска телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында авылның уңай образын тудыруга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, аграрийлар хезмәтенең әһәмиятен арттырырга, халык традицияләрен һәм тормыш рәвешен саклап калуга, кечкенә авыл пунктларын үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләргә юнәлдерелгән журналист проектлары кабул ителә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренче мәртәбә яңа медиа вәкилләрен катнашуга чакыра: социаль челтәрләрдәге һәм YouTube-каналлардагы блогерларны, пабликлар хуҗаларын чакыра. Шулай ук икенче ел рәттән фотографлар үз эшләрен конкурска куялар – авыл темасын чагылдырган иң яхшы рәсемнәр Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә узачак фотокүргзмәләрне бизиячәк.
Проектлар соңгы биш елда басылып чыккан эшләр циклыннан торырга тиеш, бу - катнашучыларга үз темаларын тулырак ачарга, ә жюри әгъзаларына авторларның авылны үстерүгә керткән озак сроклы өлешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.Заявкалар 2019 елның 31 августына кадәр кабул ителә.