Мамадышлыларны электр энергиясен чираттагы өзү турында кисәтәләр.

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

5 июль көнне Мамадыш районында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле электр бирүне кабат туктатып тору планлаштырыла. МРЭС ЕЭС диспетчеры хәбәр иткәнчә, вакытлыча уңайсызлыклар "Мамадыш" совхозы поселогында (Тынычлык урамы һәм перекрестогы) яшәүчеләргә кагылачак.

 Мамадыш шәһәренең 17 урамы да утсыз калачак: бу К. Сафин, М. Хәйруллина, Н.. Йосыпова, Р. Мөхәммәтшин, Дала, Чәчәкле, Г. Смирнов, И. Иванов, Н.. Якупова, 8 Март, Давыдов, Пушкин, Гагарин, Кызыл Армия, Ленин, Энгельс, М. Җәлил урамнары.

Әлеге объектларда эшләр иртәнге сәгать 8дән кичке 17гә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International