Мамадышта Нократ елгасы панорамасы ачыла торган Пузанка тавын төзекләндерү дәвам итә.

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Мамадышта Нократ елгасы панорамасы ачыла торган Пузанка тавын төзекләндерү дәвам итә. Хәзер биредә 300 м дан артык озынлыктагы тротуар ясала, урман массивы буенча юллар салына һәм күзәтү мәйданчыгы җиһазландырыла. Ремонт эшләре узган ел башланды. Төзүчеләр ике һәйкәлне төзекләндерделәр һәм алар алдында мәйданчыкларны урнаштырдылар. Быел күзәтү мәйданчыгын төзекләндерүгә керештеләр. Шәһәр башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов сүзләренә караганда, бу табигый паркка килүчеләр җәяү генә йөриячәк. Спуск һәм тауга менгән вакытта биредә шлагбаумнар урнаштырылачак. Тау итекеннән алып һәйкәлләрнең үзләренә кадәр тротуарлар махсус маршрут буенча салыначак. Алар буенча фонарьлар урнаштыру күздә тотыла.

Быел эшләр төгәлләнәчәк. Яңартылган парк сентябрь ахырында ачылачак дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International