Сыер савучы һөнәре бизи аны.

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

САНИЯ НАСЫЙБУЛЛИНА районыбызның терлекчелек тармагында үзгә бер урын алып тора. Утыз елдан артык эш стажы булган бу ханымның исеме республикада машина белән сыер савучылар арасында да яхшы таныш. Җиде мәртәбә әлеге һөнәр буенча Татарстанда абсолют җиңүче исемен яулады ул. Соңгысына әле күптән түгел генә Лаеш районында “Кыр көне” республика чарасы кысаларында узган машина белән сыер савучылар бәйгесендә лаек булды. Моннан тыш 2017нче елда Сания ханым Саранск шәһәрендә Россия чемпионатында катнашып, икенче урынны яулаган иде. Аның тырыш хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнде. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Мактау грамотасы иясе, “Татарстан Республикасының атказанган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртә. алып тора. Утыз елдан артык эш стажы булган бу ханымның исеме республикада машина белән Җиде мәртәбә әлеге һөнәр буенча Татарстанда абсолют җиңүче исемен яулады ул. Соңгысына тырыш хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да югары төлек министрлыгының Мактау грамотасы иясе, “Татарстан Республикасының атказанган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртә.

–Сания ханым, Сезне чираттагы җиңүегез белән тәбрик итәм. Инде 46нчы мәртәбә уздырыла торган бәйгеләрдә катнашучылар арасында Сезнең кебек җиңү яулаучылар бик сирәктер? –Рәхмәт тәбрикләвегезгә. Кем күпме җиңү яулаган, дөресен әйткәндә, бу турыда кызыксынганым юк. Мин үзем бу конкурста 2003нче елдан бирле катнашып киләм. Ул чагында урын алмадым. Ә инде икенче елда Мамадышта үткән ярышларда беренче җиңүемә ирештем. Шуннан соң өч ел рәттән бу конкурсларның җиңүчесе булдым. Аннары тугыз ел “тәнәфес” булып алды. Моннан өч ел элек яңадан уңыш килде. 2017нче елда һәм быел чираттагы җиңүләр яуланды. –Сыер савучы һөнәре Сезгә нәселдән киләме? –Юк. Әнинең сеңлесе Гөлҗиһан апа озак еллар “Кызыл флаг” колхозының алдынгы сыер савучысы булды. Бу һөнәрне сайлавыма аның да йогынтысы тимичә калмагандыр. Миңа 12 яшь чагында аның ниндидер үз эше килеп чыкты да миннән кичке савымга фермага баруымны сорады. Дөрес, ул чагында сыерларны машина белән савалар иде инде. Өч дистәгә якын сөтлебикәне саварга туры килде. –Авыл баласы булгач, ихатадагы маллар арасында кайнашып үскәнсездер? Беренче тапкыр кайчан сыер имчәгенә кагылдыгыз? –Ул мизгелне бүген дә яхшы хәтерлим. Миңа – җиде яшь. Әниләр болында печән әзерлиләр. Кичен көтү кайткач, сыер саварга тәвәккәлләдем. Әнинең “Бәләкәч” исемле сыерны сауганчы ниләр эшләгәнен күргәнем булды. Башта җылы су белән имчәкләрен юарга тотындым. Сыер бит ул ят кулларны шунда ук тоя: тыпырчына, таптана башлый. Ләкин мин барыбер үземнекен эшләдем. Чиләккә бераз сөт савып алгач, “Бәләкәч” аягы белән савытны тибеп аударды. Бераз тынычлангач, яңадан саварга керештем. Чиләк яртысы тулгач, сөтлебикәнең икенче ягына чыгып, аны савып бетердем. Чөнки кулларым икенче пар имчәкләргә җитмәде. –Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып китү теләге булмадымы? –Кулга өлгергәнлек аттестаты алгач та, ул чорларда чыгарылыш сыйныф укучыларын бер ел колхозда эшләргә калдыралар иде. Без дә биш кыз Түбән Ушмадагы фермага килдек. Бүген без ике генә кеше терлекчелектә эшлибез: мин һәм Хафизовка авылындагы комплекста бозаулар караучы Миләүшә Гыйззәтуллина. Шәһәргә китү теләге күңелгә кереп тә карамады. Фәрит исемле егет белән тормыш корып җибәрдек. Ул да инде озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куя. –Бүгенге “АПК “Азык-төлек программасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән элеккеге “Кызыл флаг” хуҗалыгындагы эш шартлары арасында аерманы ачык күрәсездер? –Аерма – җир белән күк арасы. Элек шактый эшләрне кулдан башкарырга туры килде. Бүген исә барысы да автоматлаштырылган, мехникалаштырылган. Кул көче керми диярлек. Шулай булуга карамастан, хезмәт хакыбыздан да зарланмыйбыз. Җәмгыятьнең терлекчелек комплексларында хәзер яшьләр дә бик теләп хезмәт куялар. –Сез ирегез Фәрит белән өч балага гомер бүләк иткәнсез. Алар турында берничә сүз әйтеп үтегез әле. –Олы улыбыз Илдус авылда калуны хуп күрде. Киленебез Миләүшә – Мамадыш кызы. Шәһәрдә үсүенә карамастан, ул да сыер савучы булып эшкә урнашты. Моннан алты ел элек күршедәге бер пуҗымны алып, аерым йорт салдылар, башка чыктылар. Ике уллары үсеп килә. Олысы Илсаф мәктәптә укый инде, кечесе Нияз балалар бакчасына йөри. Килен белән эш сменаларыбыз төрлечә була. Шуңа күрә оныкларны миңа да мәктәптән, бакчадан алырга туры килә. Кызыбыз Ләйсән белән улыбыз Фаяз алда нинди юл сайларлар, әлегә әйтеп булмый, укыйлар гына әле. –Димәк, гаилә белән бергә җыелышып, кайнар чәй артында ихластан сөйләшеп утырулар еш эләкми? –Авылда мондый бәхет кыш көне генә еш тәти инде ул. Мөмкинлек булганда, бәлеш, өчпочмак пешергәч, улымның гаиләсен чәй табынына чакырам. –Колхозлар чорында авыл кешесе отпуск ялының нәрсә икәнлеген белмәде, диярлек. Хәзер андый “бәхет” тәтиме? –Аллага шөкер, отпуск яллары бар хәзер. Әмма аларны ерак җирләргә барып ял итәрлек итеп файдаланып кына булмый. Йорт-курада эшләр дә җитәрлек. Шулай да узган ел “Ел хатын-кызы – 2018” республика конкурсында катнашып, аның “Минем һөнәр – минем язмышым” номинациясендә җиңү яулаган өчен Яр Чаллыдагы “Жемчужина” санаториена юллама белән бүләкләгәннәр иде. Анда барып, ике-өч көн узуга авылны, балаларны, оныкларны, ферманы сагына башладым. –Бу һөнәрне сайлаганыгызга үкенмисезме? Лаеклы ялга чыккач та Сезнең яраткан эшегезне ташламаячагыгызга ышаныч бармы? –Юк, әлбәттә. Лаеклы ялга чыгуга килгәндә, яңа законнар буенча әле безнең яшьтәгеләргә эшлисе дә, эшлисе (Сания Насыйбуллинага агымдагы елның көзендә 50 яшь тулачак. –Авт.). –Димәк, машина белән сыер савучылар арасындагы республика бәйгеләрендә Сезне әле тагын да күрәчәкбез? –Тәгаен генә әйтә алмыйм. Республикада инде безнең үкчәгә басып килүче яшьләр дә шактый күренә. Конкурска килгәндә, саулык, дәрт-дәрман барында катнашырбыз, шәт. –Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International