Адел Мөбәрәкшин эш сәфәре белән Мамадыш районында булды.

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин Мамадыш муниципаль районында булды. Эш визиты барышында министр урынбасары министрлык карамагындагы кайбер учреждениеләрдә булды.

Район муниципалитеты бинасында Гадел Мөбәрәкшин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Мамадышлылар мөрәҗәгать иткән проблемалар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль хезмәтләр алуга, «хезмәт ветераны» статусын рәсмиләштерүгә, вакытыннан алда пенсиягә чыгуга кагылышлы иде. Шәхси кабул итү барышында гамәлдәге законнар кысаларында тулы җаваплар бирелде.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International