"Гриндландия" Бөтенроссия авторлык җыры фестиваленең оештыру комитеты чара катнашучылар һәм кунаклардан гаризалар кабул итә башлады. Быел фестиваль 27 нче тапкыр узачак. "Гринландия-2019"гә "Мин яратам сине, тормыш!" девизын сайлау очраклы түгел. Узган ел әлеге фестивальгә легендар җырчы Иосиф Кобзон исеме бирелде. Ул берничә ел дәвамында фестиваленең жюри рәисе булды һәм яшь башкаручыларга үз иҗат юлларын башларга фатиха бирде. Фестиваль программасы бай һәм төрле булырга охшаган, шул исәптән аның иҗади өлеше дә.
Оештыру комитеты торакка күченүгә гаризалар кабул итә инде. Кунакларны футбол, волейбол, гер спорты, аркан тарту, армрестлинг һәм шахмат буенча спорт ярышлары көтә. Балалар шәһәрчегендә "Әкият академиясе" ачылачак, анда балалар кул эшләре белән шөгыльләнә, конкурсларда катнаша һәм хәрәкәтле уеннар уйный алачак.
«Гринландия» XXVII Бөтенроссия авторлык җыры фестивале 2019 елның 19-21 июлендә Киров өлкәсенең Башарово авылы янында Быстрица елгасы ярында узачак. Тулырак белешмәләр www.grinlandia.ru сайтында.