Ел саен Мамадыш районының Соколка авылында Кама елгасы ярында республика палаткалы лагере уздырыла. Бүген биредә икенче смена старт алды. Быел лагерь “Галактика балалары” дип атала.
Лагерьга Татарстанның башка районнарыннан балалар килә. Беренче сменада Мамадыш, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Кукмара, Тукай районнарыннан яшүсмерләр ял итәчәк.
«Галактика балалары» палаткалы лагере бушлай.