“ГЫРОН БЫДТОН” - удмурт мәдәниятендә якты таң.

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Узган гасырның туксанынчы еллар азагында үткәрелә башлаган бу бәйрәм башка районнарда ничек уздырыладыр, аларны күрү бәхете тәтегәне юк. Ә менә Пойкинодагысы мамадышча, зур оешканлык белән билгеләп үтелде, дияр идем. Без кунаклар каршында йөзебезне кызартырга гадәтләнмәгән. Шуңа күрә чараны уздыру өчен бөтен мир белән күтәрелдек тә инде. Бәйрәм көнне табигать тә үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Монда удмуртлар “Гырон быдтон“ үтәсе көнне күк йөзе аяз, көн җылы булсын, дип Вось дигән илаһларына мөрәҗәгать итеп, аларның үтенечләре кабул булгандыр, дияргә тулы нигез бар. Бәйрәм рәсми төстә башланганчы ук кайчандыр агачлык каплап алган мәйданчыкта зур җанлылык сизелә иде инде. Иң мөһиме, “Гырон быдтон“ның беренче мизгелләреннән үк удмуртларның гореф-гадәтләргә, йолаларга бай икәнлеген, әлеге бәйрәмнең нигезен шулар тәшкил иткәнлеген тоемлау кыен булмады. Мәртәбәле кунаклар баскычтан узганда аста янып торган учакның төтене белән аларны аруландыру, озак еллар ташландык хәлдә булып, 2015нче елда төзекләндерелгән чишмәдән изгеләндерелгән су эчү, берничә казанда төрле ярмалардан пешерелгән боткалардан, удмуртларның милли ризыгы перепичидан авыз итү, агачка тасмалар бәйләү, йөзьяшәр талга теләкләрне әйтеп, андагы ярыкларга акча салу һәм башка йолалар “Гырон быдтон“ның төп асылын ачарга ярдәм иттеләр. Бәйрәмдә республикабызның удмуртлар компактлап яши торган районнарыннан тыш, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы удмуртлары, Ижаудан “Айкай” дәүләт фольклор җыры һәм ансамбле театры коллективы, удмуртларның сәхнә йолдызлары да катнашты. Мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, “Татарстан халыклары ассамблеясы” региональ иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, “Айкай” җитәкчесе Петр Данилов, Татарстан Республикасында яшәүче удмуртларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов чараны ачу тантанасында бәйрәмгә җыелган халыкны тәбрикләп кенә калмадылар, удмурт мәдәниятен үстерүгә, бәйрәмне уздыруга зур өлеш керткән берничә кешенең хезмәтләрен билгеләп үттеләр, Пойкино авыл мәдәният йортына 30 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Аннары мәртәбәле кунаклар, районнарның удмурт автономияләре җитәкчеләре мәйдан уртасындагы казанга ярма салдылар. Борынгы гадәт буенча, шул казанга салынган төрле ярмалардан пешкән ботканы чарада катнашучылар авыз иттеләр. “Гырон быдтон“ның композициясендә дә тулысынча диярлек удмурт халкының гореф-гадәтләре, йолалары чагылыш тапты. Фольклор һәм “Айкай” коллективлары соңыннан яшәешебезнең төп чыганагы булган кояшны гәүдәләндерделәр. Рәсми өлеш тәмамлангач, мәйданда традицион милли ярышлар, спорт уеннары башланып китте. Ике сәхнәнең берсендә балалар үзләренең җырга-моңга гашыйк булып үсүләрен исбатладылар. Үзәк сәхнәдә “Аймак” төрекеме, удмурт эстрадасы артистлары, фольклор коллетивлары чыгыш ясады. Ә спорт һәм халык уеннарының ниндиләрен генә тәкъдим итмәделәр бу көнне: аяк, кул көрәштерү, беркеткеч кагылган авыр утын пүләннәрен күтәрү, авыр утын тумранын ераклыкка ыргыту, икешәрләп бер пар агач чаңгыны киеп узышу, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, Лыя суы аша салынган авыш баганадан узу, озын колгага менү, ат арбасын тартып ярышу, балык тоту һәм башкалар. Аларның барысында да катнашырга теләүчеләрдән озын чиратлар хасил булды. Районыбызның күпмилләтле булуы – ул зур байлык. Бер мәйданда удмурт халкы белән бергә татар, мари, руслар да бәйрәм итте, күңел ачты. Мәйданның бер почмагында төрле милләттән булган кул осталарының эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмәләр дә бәйрәмгә ямь өстәделәр. “Гырон быдтон“ның тагын бер күркәм бизәлеше, ул яшь удмурт кызлары һәм егетләре арасында уздырылучы “Чеберина и Батыр” конкурсы. Әлеге бәйгедә быел алты кыз һәм биш егет катнашты. Безнең район данын Түбән Очадан Анна Романова һәм Пойкинодан Демьян Долгов якладылар. Чибәрләр үзләрен җырга оста булулары, нәфис сүз сөйләү, аш-суга осталыкларын күрсәтү, йолаларны белүләре буенча мәртәбәле жюри каршында сынау тотсалар, егетләргә үзләренең көч-куәтләрен күрсәтергә туры килде: утын агачына кадак сугу, кечкенә кул пычкысы белән калын тактаны кисү, ук ату, бәйгедә катнашучы чибәрләрне күтәреп, билгеле бер арага йөгерү кебек бәйгеләр әзерләнгән иде. Нәтиҗәдә, Әгерҗе төбәгеннән килгән Алина Пислегова – “Чеберина-2019”, ә Кукмара районы егете Максим Зиновьев “Батыр-2019” исемнәренә лаек булдылар. Алинага борынгы гадәт буенча кияүгә чыгучы кызлар баш киеме кигертелде, ә Максимга тормышны алып барачак ирне символлаштыручы билбау тапшырылды. Татарстанда дуслыктан һәм узара аңлашып, ярдәмләшеп яшәүдән дә кыйммәт тагын ни бар?! Без милләтләрнең йөзен, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга, үстерергә тырышабыз. Шул рәвешле күпмилләтле илебез үсешенә өлешебезне кертәбез. Мондый мөнәсәбәт аеруча зур ихтирамга лаек. Удмурт халкының бу бәйрәмгә никадәр йөрәк җылысын биреп әзерләнүе бик тә мөһим. Пойкиноның бәйрәмгә ныклап әзерләнүен чарага җыелганнар барысы да күрделәр: ул матур итеп җыештырылган, йортлары матур, төзек. Кешеләрнең дә күңелләре күтәренке булды “Гырон быдтон“да. Һәр бәйрәмнең үзенчәлекле ягы бар. Төрле йолалар, бәйрәмнәр булмаса, безнең тормышыбыз күңелсез, нурсыз булыр иде. Гореф-гадәтләр элекэлектән, буыннан-буынга күчеп килгәннәр. Кайсы халык вәкиле булсак та, без бу йолаларны сакларга тиешбез. Алар – халыкның көзгесе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International