Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Иртәгә, 2 июльдә, Татарстан территориясендә кабат яшенле яңгыр көтелә Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшен вакытында көнбатыштан булган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар, диделәр синоптиклар.

Төнлә термометр баганалары +10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр җылылыкны тәшкил итә. Төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак, көньяк-көнчыгышта - салкынча.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189132/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International