Мамадыш районы ГХАТ бүлеге июнь аена нәтиҗәләр ясады.

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның июнь аена нәтиҗәләр ясады. Җәйнең беренче ае районыбызга 18 яшь граждан: 6 малай һәм 12 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның  җидесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, җидесе – икенче, икесе – өченче, 1 бала – дүртенче һәм 1 бала бишенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20,  иң яшь  әтигә дә шулай ук 20 яшь тулган. Иң өлкән әнигә - 41, иң өлкән әтигә – 47 яшь.

Иң баһадир егет – 4240 грамм авырлыкта, иң кечкенә авырлык – 2770 граммлы сабыйга тәтегән. Иң озын буй 55 сантиметрлы сабыйга “эләккән”, иң кыска буй – 50 сантиметр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International