ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр итә.

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

 

Россия Федерациясе Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 апрелендәге 792–р номерлы боерыгы белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды.

Маркировкаланырга тиешле товарлар:

-  тәмәке продукциясе 2019 елның 1 июленнән;

- аяк киеме товарлары 2019 елның 1 июленнән;

- хушбуй һәм ислемайлар 2019 елның 1 декабреннән;

-яңа пневматик резин шин һәм покрышкалар  2019 елның 1 декабреннән;

- натураль яки композицион күннән эшләнгән, эш киемнәрен дә кертеп, кием-салым предметлары 2019 елның 1 декабреннән;

- хатын-кызлар яки кызлар өчен блузкалар, блузалар һәм блузоннар, трикотаж машина яки кул белән бәйләнгән, 2019 елның 1 декабреннән;

- пәлтә, ярымпәлтә, накидка, плащ, куртка (чаңгы),  штормовкалар һәм шундый ук эшләнмәләр 2019 елның 1 декабреннән;

- урын – җир, туалет, кухня кирәк - яраклары2019 елның 1 декабреннән;

- фотокамералар (кинокамердан тыш), фотовспышкалар һәм лампалар 2019 елның 1 декабреннән ;

Шулай итеп, ике мөһим дата бар: 2019 елның 1 июле һәм 1 декабре. Исемлектәге товар җитештерүчеләргә һәм импортерларга маркировкалау кодлары сатып алу турында борчылырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International