АВТОБУСЛАР ЙӨРЕП ТОРАЧАК.

2019 елның 28 июне, җомга

Удмуртларның “Гырон-Быдтон” бәйрәмен карарга баручылар, әлеге чарада ял итәргә теләүчеләр өчен транспорт белән проблема булмаячак. Мамадышның Көньяк микрорайонындагы соңгы тукталыштан Пойкинога чаклы “Транспорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автобуслары йөреп торачак. Әлеге максатлар өчен җәмгыять өч автобус бүлеп бирә. Беренче автобус югарыда телгә алынган тукталыштан 12.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Пассажирлар ташучы бу транспортлар кичке 20.00 сәгатькәчә хезмәт күрсәтәчәк. Билет бәясе – 80 сум. Ерак авыллардан бәйрәмне тамаша кылучылар өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. Алар өчен райондагы 20 мәктәпнең автобуслары “эшкә җигеләчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International